news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә бара
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә бара. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында эшлекле сөйләшүләр, шулай ук башкала татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар каралган.

Очрашулар вакытында уртак проектлар кысаларында хезмәттәшлек итү, республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм күрсәтү, татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot