news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аэропортта аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов каршы алды.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге оештырган ифтар мәҗлесе узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100