news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында мәртәбәле кунакны Сергач шәһәрендә каршы алдылар. Аны Татарстан Республикасының Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиле, Түбән Новгород татар төбәк милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов, әлеге иҗтимагый оешма рәисе Мирзахләм Абделганиев, шулай ук Сергач муниципаль округының җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Аймалетдинов сәламләде.

Бүген Сергач шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узачак.

Әлеге һәйкәлне ачу Түбән Новгород өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга булып тора. Ул милли-мәдәни мирасны саклау, туган телгә һәм әдәбиятка хөрмәт күрсәтү, шулай ук төбәкләр арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту символы булып хезмәт итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot