news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде
Фото: https://tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аэропортта аны «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Римма Хәмзина каршы алды.

Иртәгә Васил Шәйхразыевның Турсунзада һәм Дүшәнбе шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Милли шура рәисе Советлар Союзы Герое Бәкер Дәүләтов каберенә барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot