news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербургка һәм Мурманск өлкәсенә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербургка һәм Мурманск өлкәсенә бара
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә һәм Мурманск өлкәсенә барачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәрнең беренче көнендә, 28 ноябрьдә, Санкт-Петербургның «Рыбацкий» мәдәният йортында Васил Шәйхразыев «Былбыл» татар драма театрының юбилей кичәсендә катнаша.

29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Мурманск шәһәренә юл тота. Биредә «Атомфлот» предприятиесендә булу, предприятие җитәкчелеге белән очрашу, шулай ук Мурманск диңгез пароходчылыгы ветераны, Мурманск шәһәренең мактаулы гражданы, мактаулы полярник Э.И.Тумпаровның истәлек тактасына чәчәкләр салу тантанасы планлаштырылган.

Төп эшлекле һәм мәдәни программа 30 ноябрьгә билгеләнгән. Иртә Семёнов күле буенда урнашкан «Сугыш елларында Мурманск халкының батырлыгына һәм ныклыгына һәйкәл»гә чәчәкләр салудан башланачак. Алга таба «Төбәк белән идарә итү үзәге»ндә Төньяк-Көнбатыш федераль округы татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләренең округ җыелышы узачак.

Шул ук көнне Милли Шура рәисе Мурманск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнар җәмгыяте мәчете белән танышырга һәм Мурманск шәһәренең Балалар китапханәсенә тантаналы рәвештә китаплар тапшыру чарасында катнашырга ниятли.

Шулай ук Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис һәм Мурманск шәһәре башлыгы Иван Лебедев белән рәсми очрашулар каралган. Делегация әгъзалары һәм артистлар өчен Мурманск өлкә туган якны өйрәнү музеена һәм Төньяк флотның Хәрби-диңгез музеена сәяхәт оештырылачак. Программа Мурманск мәдәни үсеш үзәгендә сәнгать осталарының бәйрәм концерты белән тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot