news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Ерак Көнчыгыш Сабан туе өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Владивосток шәһәрендә. Сәфәр кысаларында ул 4 июль көнне узачак Ерак Көнчыгыш Сабан туе өчен билгеләнгән мәйданчыклар белән танышты.

Васил Шәйхразыев бәйрәмне уздыру өчен каралган мәйданчыкларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде, оештыручылар белән очрашып, үткәреләчәк чаралар планы турында фикер алышты. Шулай ук ул милли бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүе, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен күрсәтү өчен мөмкинлек тудыру мөһимлеген ассызыклады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

news_right_1
news_right_2
news_bot