news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Екатеринбургта Тукай скверында бюст куелу мәсьәләсен сөйләште

Бүген, 24 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Екатеринбург шәһәренә килде. Сәфәр кысаларында ул Габдулла Тукай исемендәге скверда булды. Биредә 2026 елда бөек татар шагыйренең 140 еллык юбилее уңаеннан бюст куелу мәсьәләсе сөйләшенде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габдулла Тукай — татар әдәбиятының классигы, аның иҗаты Татарстан өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен зур әһәмияткә ия. Екатеринбургта бюст куелу төбәкләр арасында мәдәни бәйләнешләрне ныгытуга һәм күренекле шагыйрь турында хәтерне саклауга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot