news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә «Мәгърифәт» үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә «Мәгърифәт» үзәге белән танышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Свердловск өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Екатеринбург шәһәрендәге «Мәгърифәт» ислам үзәге белән танышты.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге үзәктә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен Ислам дине нигезләре буенча белем алу мөмкинлеге тудырылган. Дини бәйрәмнәрне, йолаларны уздыру буенча мәгълүмат бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot