news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Эчкен авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачты

Васил Шәйхразыев Эчкен авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачты
Энҗе Габдуллина

Курган өлкәсендә булган көчле янгыннар аркасында Эчкен-Йолдыз авылында 228 йорт, шул исәптән фельдшер-акушерлык пункты да янып бетә. Бүген авылда яңа пункт ачылды. Ачылу тантанасында Милли Шура вәкилләре, шул исәптән Милли Шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнаша.

«7 майда чыккан янгыннан соң иң беренче ярдәмне Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков күрсәтте. Иң беренче итеп тиз арада фельдшер-акушерлык пунктын салу хәл ителде. Бу – сәламәтлек йорты. Сәламәт булу өчен монда килеп торырга кирәк. Табиблар бар, җиһазлар да булыр. Тиз арада төзеп чыгулары өчен зур рәхмәт», – диде Васил Шәйхразыев.

Курган өлкәсе губернаторының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Наталья Кириллова фельдшер-акушерлык пункты ачылуның өлкә өчен зур вакыйга булуын әйтте.

«Йолдыз авылы өчен генә түгел, бөтен Курган өлкәсе өчен истәлекле вакыйга. Без сезнең белән бу чараның никадәр мөһим икәнлеген беләбез. Бу чыннан да медицина йорты булыр. Төзелеш объектларын ачуның башы гына, дип уйлыйм», – диде ул.

Фельдшер-акушерлык пунктын ачуны авыл халкына тапшырдылар. Тантанага килгән хатын-кызлар кызыл тасманы кисте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100