Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасы татарлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк Халык Республикасында. Биредәге В.В. Куйбышев исемендәге мәдәният сараенда ул Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, эшчәнлеге, проектлары турында сөйләде. Ул татар халкының мәдәни мирасын һәм традицияләрен саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Милли Шура рәисе ассызыклаганча, мондый очрашулар һәм чаралар Татарстаннан читтә урнашкан татар җәмгыятьләре арасында элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.
Концерт программасы артистлар һәм төрле коллективларның чыгышларыннан төзелгән иде. Тамашачыларга традицион татар биюләре дә, заманча музыкаль номерлар да тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз