Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев «Донбасс өммәте алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде
Бүген Болгарда узган Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Донбасс өммәте алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милли Шура рәисе әлеге бүләккә милли мәдәниятне һәм рухи әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән актив хәйрия эшчәнлеге өчен лаек булды.
Шундый ук бүләк кичә XVI Бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да тапшырылган иде. Бүләкне республика җитәкчесенә һәм Милли Шура рәисенә Донбасс мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз