news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Денис Пушилин белән үзара хезмәттәшлек турында килеште

Васил Шәйхразыев Денис Пушилин белән үзара хезмәттәшлек турында килеште
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин белән үзара хезмәттәшлек турында килеште. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике республика арасында милли, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү күздә тотыла. Шулай ук Донецк Халык Республикасындагы милләттәшләребезне татар телендәге китаплар, дәреслекләр белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү, татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу, республикада яшәүче татарларны милли тормышка җәлеп итү күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot