news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев чит илләрдән килгән студентларга карата: Без тәрбия бирергә тиеш

Васил Шәйхразыев чит илләрдән килгән студентларга карата: Без тәрбия бирергә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Халыклар дуслыгы йортында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең утырышы булды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чит илдән килгән студентларга игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте.

Утырыш башында Премьер-министр урынбасары Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» залында булган хәлнең зур фаҗига булуын ассызыклады һәм хәзерге вакытта дуслык һәм тынычлык беренче урында торуга басым ясады.

«Миграция сәясәте һәм эчке сәясәткә бәйле бөтен эшне Халыклар дуслыгы йортлары аша алып барабыз. Диаспора җитәкчеләре һәм активистларга рәхмәт. Алар үз дәүләтләреннән килгән кешеләр белән эшлиләр. Монда төп халыклар кебек яшисез дип аңлаталар. Бездә 175 халык тату яши, 23 меңләп чит ил студенты укый. Алар студент булса да, Татарстанда яшиләр. Иҗтимагый эшкә җәлеп итү ягыннан эшләргә кирәк, чараларга чакырырга. Иң мөһиме – Россиягә мәхәббәт. Без тәрбия бирергә тиеш», - дип сөйләде ул.

Премьер-министр урынбасары тәрбиянең ике яклы булуын аңлатты. «Бәлки, алар Татарстанда калыр һәм Республиканы алга алып барырлар. Икенче яктан – алар туган якларына кайта ала. Бу очракта алар Россия, Татарстан турында горурланып сөйли алачак. Чит илләрдә Россия турында ни генә сөйләмиләр. Монда булган кеше: «Анда андый әйбер юк», - дип әйтә алачак», - диде ул.

Аның фикеренчә, вакытлыча акча эшләргә килгән мигрантларга Татарстанның бай республика булуын да, аларга мохтаҗ булуны да аңлатырга кирәк. «Килегез, ләкин, монда килгәч, бер гаилә булып, закон нигезендә эшләсәгез рәхмәтле булырбыз, дип аңлатырга тиешбез», - диде Шәйхразыев.

Ул Россиянең төрле өлкәләрендә Татарстанны үрнәк итеп куюларын әйтте. Татарстан халыклары ассамблеясына зур ярдәм күрсәтелүен искәртте. «Һәр муниципалитет ассамблеяга үз теләге белән керә. Безнең 40 муниципалитет ассамблея вәкиле. 5 муниципалитет калды. Нишләп алар калганны аңлыйсы килә. Бу җитәкчеләр позициясеме, әллә без аларга барып җитә алмыйбызмы, лидер таба алмыйлармы. Аңларга кирәк», - диде ул.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100