news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе Кунашак авылында «Балалар Сабан туе»нда катнашты

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе Кунашак авылында «Балалар Сабан туе»нда катнашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Кунашак авылындагы «Теремкәй» балалар бакчасына барды. Биредә ул «Балалар Сабан туе» бәйрәмендә катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Чара барышында балалар үз сәләтләрен күрсәтте. Васил Шәйхразыев яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләүнең әһәмиятен искәртте. Очрашу истәлеге итеп, ул һәр балага татарча китаплар һәм Казаннан алып килгән чәкчәк бүләк итте. Бу бүләкләр кечкенәләргә үз телләрен һәм мәдәниятләрен тагын да ныграк яратырга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot