news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Чечен Республикасында Сабантуй уздыру урыннарын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чечен Республикасында. Биредә ул Сабантуй уздыру урыннарында булды. Милли татар бәйрәме республикада беренче тапкыр үткәрелә.

Милли Шура рәисе Грозный шәһәренең Үзәк мәйданын һәм Шелково районында Гребенская станицасы янындагы мәйданны карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чечен Республикасында татарларның яши башлавына 300 еллар тирәсе. Шелково районы Гребенская станицасы элек Чечен татарлары телендә Сарапан районы Яңакала дип атап йөртелгән. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда яшьләрнең күбесе тирә-як төбәкләргә таралышкан, алар җәйләрен туган якларына кайталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100