news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

30 июнь көнне Грозный шәһәрендә «Сабантуй» татар милли бәйрәме узды. Бәйрәмне ачу тантанасында Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Үз чиратында, Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровка зур рәхмәтен белдерде. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, Грозный шәһәрендә узган Сабантуй иң дәрәҗәле Сабантуйларның берсе булды. Аның төп сере – Республика Башлыгының әзерлек эшләрен беренче көннән алып үз контролендә тотуында, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot