Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев быел гаиләсендә булган шатлыклы вакыйга турында сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда быел гаиләсендә булган шатлыклы хәл белән уртаклашты. Гаилә сугышта һәлак булган бабаларын эзләп тапкан.
«Безнең гаилә өчен бу – зур горурлык. Әти ягыннан бабабыз Шәйхрази Арсланов 1942нче елда Сталинград янында башта югала, аннан һәлак була, дип белә идек. Без 80 ел аның каберен эзләдек, быел таптык. Сталинград өлкәсенә Волгоград – авт.) бардык, каберенә исем-фамилиясен яздык. Хәзер кайда күмелгәнен беләбез, анда барып, дога кыла алабыз. Бабайның кабере табылу – безнең гаилә өчен шатлык», – дип сөйләде ул.
Җитәкче бабаларының каберен ничек эзләп табуларын сөйләде.
«Монда иң зур авырлык нидә булды? Ул – рядовой, аның дәүләт бүләкләре булмаган. Офицер булса, дәүләт бүләге алган булса, мәгълүмат архивта булыр иде. Иң зур ярдәмче – Сталинград өлкәсендәге хәрби комиссариат һәм дуслар булды. Сталинград архивында мәгълүмат табылды, ул яраланган, госпитальдә булган. Госпитальдә һәлак булучылар җирләнгән туганнар каберлегендә табылды. Безнең өчен, безнең авыл өчен зур вакыйга булды», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз