Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев Брест шәһәрендә Петр Гаврилов каберенә чәчәкләр салды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Брест шәһәрендә җирле татарлар белән Петр Гаврилов каберенә чәчәкләр салды. Брест шәһәрендә Петр Гаврилов исемен йөрткән урам да бар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Петр Гаврилов 1900 елның 17 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе Әлбәдән авылы – 1979 елның 26 гыйнвары, Брест шәһәре, татар милләтеннән. Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1939 ел). Гражданнар һәм совет-фин сугышларында катнаша.
1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче укчы полк (13 нче армиянең 42 нче укчы дивизиясе) командиры.
1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фортын саклау белән җитәкчелек итә. Әсирлеккә эләгә. Брест концлагеренда була. 1945 елның маенда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. 1946 елга кадәр армиядә хезмәт итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз