Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру урынын карады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә. Биредә ул 2026 елда Пенза өлкәсендә узачак Бөтенроссия авыл Сабан туе урынын карады. Бәйрәм Кузнецк районының Кече Труев авылында узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Пенза өлкәсенең моңа кадәр дә бөтен илдән кунакларны кабул иткәне бар. 2017 елда Бөтенроссия Сабан туе Европаның иң зур татар авылында – Урта Әләзәндә узды. Ул вакытта илнең 35 төбәгеннән бер көнгә 30 меңнән артык кеше килгән иде.
Сабан туе мәйданын караганнан соң, Милли Шура рәисе Кече Труев авылындагы Җәмигъ мәчетенең төзелеше белән дә танышты. Бу объект — авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен төбәк татарлары өчен дә әһәмиятле рухи үзәк булачак. Мәчет төзелешенең барышы, аны төгәлләү сроклары, җирле халыкның катнашы турында фикер алышу узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз