Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру урынын бәяләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә килде. Биредә ул XV Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру мәйданчыкларын карап чыкты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Аның белән бергә мәйданчыкларны Нократ Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Виктория Палевина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар карады.
XV Бөтенроссия авыл Сабантуе 27-28 июньдә узачак. Программада – Киров өлкәсеннән, Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка субъектларыннан иҗат коллективлары чыгышлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм фермерлар товарлары күргәзмәсе, спорт ярышлары, халык һөнәрчелеге, җирле җитештерүчеләрнең сувенирлары һәм башка продукциясе, шулай ук азык-төлек продуктлары ярминкәсе.
Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган аерым чаралар планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз