news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев белән очрашты
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Армавир шәһәренә килде. Биредә ул Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә

Очрашуда шулай ук Армавир шәһәре хакимияте вәкилләре, Архангельск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рим Кәлимуллин, Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов, «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы рәисе Фәхретдин Канюкаев һәм башкалар катнашты.

Чара барышында Васил Шәйхразыев ветеранга рәхмәт белдерде, аның батырлыгын һәм хезмәтен югары бәяләде. Шулай ук ул тарихи мирасны саклап калуның мөһимлеген ассызыклады. Очрашу ахырында Милли Шура рәисе сугыш ветеранын август аенда Казанда узачак Милләт Җыенына чакырды.

  • Краснодар краеның Армавир шәһәрендә 96 яшьлек ветеран Өмет Садыйк улы Гобәев яши. 27 апрельдә аңа 97 яше тулачак. Гомере буена хәрби дирижёр булып хезмәт иткән. Хәрби хезмәт ветераны. Өмет әфәнденең әнисе Әтнә ягыннан.
  • Үзбәкстанда яшәгәндә Өмет Садыйковичның БВС ветераны дәрәҗәсе дә булган. Хәзер ул кызы тәрбиясендә Армавирда яши. Бик актив, әле дә укучылар белән очраша, ветераннар советында тора, үзешчән сәнгатьтә катнаша. Иң мөһиме – ул 1945 елның 24 июнендә узган Җиңү парадында катнашкан – барабанчы булып, парадны ачкан.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100