Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә катнаша

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында Дубровенск тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда «Үткәннәрне онытмаска хәтер бир» исеме астында узучы Бөек Җиңүнең 80-еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түгәрәк өстәлне «Татар-башкорт мирасы «Чишмә» халыкара иҗтимагый берләшмәсе», Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Дубровенск районы башкарма комитеты, Беларусь Республикасындагы Россия Федерациясе илчелеге берлектә уздыра. Чараның модераторы «Чишмә» халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе — Левшевич Эльвира Ансафовна.
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде. Үзенең чыгышында ул киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне һәм мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Дубровенск районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Лукашов Васил Шәйхразыевка Бөек Ватан сугышы вакытында Беларусьта һәлак булган 1000 Татарстан хәрбиенең исемлеген тапшырды.
Түгәрәк өстәл кысаларында галимнәр һәм экспертлар чыгыш ясады. Тарих фәннәре кандидаты Светлана Грибова Бөек Ватан сугышы вакытында Брест крепостен яклауда татарстанлыларның роле турында сөйләде. Витебскның өлкә музее директоры Ирина Шишкова шулай ук татарларның оборона вакыйгаларына керткән өлеше турында ассызыклап үтте. Эльвира Левшевич доклад белән чыгыш ясаганда, игътибарны мәдәни алмашу һәм халыклар арасында хезмәттәшлек мөһимлегенә юнәлтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз