news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Без, татарлар, һәрвакыт рухи бердәмлек көчен тоеп яшибез

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында татарлар һәрвакыт ата-бабалардан килгән рухи бердәмлек көчен тоеп яшәвен билгеләп үтте.

«Без үз киләчәгебезне сувенир халык булуда күрмибез. Шуны онытмаска кирәк - милләт тиз генә юкка чыга алмый. Юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак. Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия», - диде Васил Шәйхразыев.

Милли шура рәисе Татарстанны киләчәккә омтыла торган республика дип атады. Ул биредә яшәү һәм эшләү уңайлы булуын билгеләп үтте.

«Без, татарлар, кайда гына гомер итсәк тә, һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән рухи бердәмлек көчен, халкыбыз көчен тоеп яшибез. Без киләчәктә дә үз тарихыбызны үзебез язарга, үз киләчәгебезне үзебез төзергә телибез. Киләчәгебез якты һәм бик күп буыннар өчен уңышлы булсын иде», - диде Васил Шәйхразыев үз чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100