Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: Элек-электән татар милләте белемгә тартылуы белән аерылып торган
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Белем көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
«Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Сезне барыгызны да 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Әлеге бәйрәм укучылар һәм укытучылар өчен генә түгел, ә һәрберебез өчен күңелне дулкынландырган, яңа башлангычларга илткән аеруча кадерле көн. Чөнки, белем – милләтебезнең терәге, киләчәгебезнең нигезе.
Яңа уку елы балаларыбызны шат елмаюлар, кызыклы танышулар һәм иң мөһиме –төпле белемнәре белән каршы алсын.
«Беләкле берне егар, белемле меңне егар», – ди татар халык мәкале. Элек-электән татар милләте укымышлы, китаплы булуы, белемгә тартылуы белән аерылып торган. Алга таба да шушы кыйблабыздан тайпылмыйча, киләчәк өчен кирәкле һөнәрләр сайларга, илебезгә файдалы шәхес булып җитлегергә насыйп булсын.
Кадерле дуслар! Көзнең тәүге бәйрәме – 1 сентябрь сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын», – диелә Васил Шәйхразыевның котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз