news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Беларусьта Изге Коръәннең Халыкара күргәзмәсен ачуда катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасы башкаласы Минск шәһәренә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минск Милли аэропортында аны Татарстанның Белоруссиядәге сәүдә-икътисади вәкиллеге җитәкчесе Илһам Кашапов һәм «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевич каршы алды.

Сәфәр кысаларында 18 ноябрьдә Беларусь Милли китапханәсенең «Китап» музеенда Изге Коръәннең Халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу, шулай ук «Изге Коръән һәм Беларусь мөселманнарының китап мирасы» темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла.

Васил Шәйхразвевның Минскига эш сәфәре 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot