news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Башкортстанның «Раббани» мәчетендә төзелеш эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Башкортстанның «Раббани» мәчетендә төзелеш эшләре белән танышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Сәфәр кысаларында ул Уфа районы Зубово авылында урнашкан «Раббани» мәчете төзелеше белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразыевны мәчет янында «Раббани» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм мәчетнең Мөтәвәллият хәяте әгъзалары каршы алды. Алар кунакка мәчетнең бүгенге торышы, төзелеш этаплары, киләчәккә планнар турында сөйләделәр.

Бу мәчет — Зубово авылы тарихында беренче тапкыр төзелә торган гыйбадәт йорты. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 20 сентябрендә Васил Шәйхразыев әлеге мәчет төзелешен башлап җибәрү уңаеннан үткәрелгән истәлек ташын кую тантанасында катнашкан иде. Шул вакыттан бирле төзелеш эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot