news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә татар гимназиясендә булды

Васил Шәйхразыев Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә татар гимназиясендә булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Октябрьский шәһәрендәге Советлар Союзы Герое Шакирҗан Гатиатуллин исемендәге 11 нче татар гимназиясендә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев гимназия ишегалдында урнаштырылган Советлар Союзы Герое бюстына чәчәкләр салды. Мемориал 1990 елның 6 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгына ачылган. Беренче бюстны скульптор Ким Кальметьев ясаган. Соңыннан бу урында скульпторлар В. Кузнецов һәм С. Насыйров эшләгән яңа бюст куела. Корылманың биеклеге 2,6 метр тәшкил итә. Постаментта «Советлар Союзы Герое Гатиатуллин Шакирҗан Йосыф улы» дип язылган.

1995 елның маенда мемориал Мулла авылында туган, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның исемнәре язылган мәрмәр плитәләр белән тулыландырыла.

Чәчәк салганнан соң Васил Шәйхразыев Шакирҗан Гатиатуллин исемендәге 11 нче номерлы татар гимназиясе эшчәнлеге белән танышты. Мәктәп татар мәдәниятен саклауда мөһим роль уйный. Биредә укучыларда үз тарихлары һәм күренекле ватандашлар өчен горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәгариф һәм тәрбия проектлары гамәлгә ашырыла. Шулай ук мәктәп кысаларында музей да эшли, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot