Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Башкортстанда Хәйретдин Мөҗәй обелискына чәчәкләр салды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасына килде. Чиктә аны Башкортстан Республикасының Октябрьски шәһәр округы администрациясе башлыгы Алексей Пальчинский каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында ул Октябрьски шәһәренең Төркмән бистәсендәге шагыйрь, полковник Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов (Хәйретдин Мөҗәй) обелискына чәчәкләр салды. Биредә Геройга һәйкәл куелган, аның исемен урам һәм шәһәрнең үзәк китапханәсе йөртә.

Октябрьский шәһәре – ике республика чигендә урнашкан, һәм, шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасындагы уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Алексей Пальчинский әйтүенчә, Октябрьский белән Татарстанның күрше Баулы районы һәм Ютазы районы арасында тыгыз элемтәләр урнашкан. Биредә даими рәвештә уртак мәдәни чаралар, фестивальләр, спорт ярышлары үткәрелә.

Шулай ук Васил Шәйхразыев бистәнең мәдәни үзәгендә – «Нур» клубында булды. Биредә әдәби укулар, тематик кичәләр, герой якташыбыз истәлегенә митинглар, халык бәйрәмнәре һәм милли традицияләрне саклауга юнәлдерелгән чаралар уза.
Клуб бистәнең мәдәни тормышында мөһим роль уйный: аның каршында иҗат түгәрәкләре эшли, китапханә, мәктәп һәм җәмәгатьчелек белән уртак проектлар тормышка ашырыла. Гореф-гадәтләргә ярдәм итүгә һәм яшьләрне мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз