Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев баш мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин белән эшлекле очрашу үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында узды. Яклар Бөтендөнья татар конгрессы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлекне киңәйтү турында килеште.
Очрашуда катнашучылар бүген Казанда башланачак «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кино фестиваленә әзерлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Равил Гайнетдин Казан халыкара кино фестиваленең президенты булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз