news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады

Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда авылында Муса Җәлил бюстын урнаштыру урынын карады.

Биредә шулай ук шагыйрь исемен йөртәчәк сквер да булдырылачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Муса Җәлил (1906-1944) шагыйрь һәм журналист, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби корреспондент һәм азатлык өчен көрәшче була. Бу шәхеснең язмышы кыска һәм авыр, ләкин шул ук вакытта бик якты була. Муса Җәлилнең биографиясе, аның иҗаты кебек үк, көрәш, омтылышлар һәм халыкның якты киләчәгенә ышану белән тулы.

news_right_1
news_right_2
news_bot