news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде. Биредә Милли Шура рәисе Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл район хакимияте бинасы янында Барданың үзәк мәйданында куелган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйрен йөртүче сквер да барлыкка килде. Ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган. Ә 2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды.

  • Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100