news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Баку шәһәренең Татар зиратында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Азәрбайҗан Республикасында. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Бүген ул Баку шәһәренең татар зиратында булды. Бу шәһәрдә бердәнбер татар зираты, ул Бакуда яшәгән милләттәшләребезнең хәтерен саклый.

Шулай ук Милли Шура рәисе милләттәшләребез белән очрашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot