news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Баку шәһәренең Гейдар мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасына килде.

Биредә ул Баку шәһәренең Бинагады районында урнашкан Гейдар мәчетендә булды. Әлеге мәчет Азәрбайҗанның элекке президенты Гейдар Алиев истәлегенә төзелгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Милли Шура рәисе Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә дә булды. Ул вәкиллектә татар иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты.

  • Гейдар мәчетен төзү турындагы боерыкка 2012 елда Гейдар Алиевның улы, Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев тарафыннан кул куела. Төзелеш эшләре исә 2012 елның сентябрендә башланып, 2014 ел ахырында тәмамлана.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100