news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Азәрбайҗанда Каспий Сабан туенда катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасына барачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр 13-15 июньгә планлаштырылган. Биредә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бакуның тарихи үзәгендә — Иске шәһәрдә узачак «Каспий Сабантуе»нда катнашачак. Сабантуй 14 июньдә үтәчәк.

13 июньдә Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының Милли музее Бакуда оештырган экспозицияне караячак, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын да тамаша кылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot