Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Ашхабадта Халыкара ат спорты комплексы белән танышты
ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы делегациясенең Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Ашхабад шәһәрендәге Халыкара ат спорты комплексында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Танышу барышында делегациягә Төрекмәнстанның иң заманча спорт корылмаларыннан берсе булган комплексның эшчәнлеге тәкъдим ителде. Биредә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү, җайдаклар әзерләү һәм милли атчылык традицияләрен саклау өчен барлык шартлар тудырылган.
Кунаклар комплексның манежларын, күнегү мәйданчыкларын һәм атларны тәрбияләү өчен булдырылган заманча инфраструктурасы белән танышты. Төрекмән халкының милли горурлыгы саналган атаклы ахалтекин токымлы атлар аларның игътибарын аеруча нык җәлеп итте. Комплекс вәкилләре әлеге токымның тарихы, аны саклау һәм үрчетү юнәлешендә алып барылган эшләр, шулай ук җайдаклар әзерләү системасы турында сөйләде.
Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстанда милли традицияләргә, тарихи мираска һәм мәдәни кыйммәтләргә карата күрсәтелгән ихтирам аеруча соклану уята. Ахалтекин атлары – төрекмән халкының күп гасырлык тарихын, рухи байлыгын һәм милли үзенчәлеген чагылдыра торган уникаль символларның берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз