news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Әстерхандагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенә килде.

Бүген ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тарихи Әстерхан каласының элеккеге Татар бистәсендә шагыйребез Габдулла Тукайга бронза һәйкәл 2013 елда куелды. Һәйкәл «Дуслык» шәһәр татар мәдәнияте җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән барлыкка килде. Аның проектын Бакый Урманче эшләгән, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100