news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Әстерхан татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды

Васил Шәйхразыев Әстерхан татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды
Салават Камалетдинов

Әстерхан өлкәсе Канга авылында Татарстан артистлары һәм коллективлары куйган концерт ачылышында татар халкы үсешенә зур өлеш керткән Әстерхан өлкәсе җәмәгатьчелеген бүләкләделәр. Рәхмәт хатларын ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм өлкәсе вице-губернаторы Павел Паутов тапшырды.

«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән Әстерхан өлкәсе татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзасы, Әстерхан өлкәсе Нариман районы Канга авыл советы башлыгы Камил Каһарманов бүләкләнде.

Милләт алдында олы хезмәтләрен искә алып, татарларның телен, мәдәниятен үстерү дә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Әстерхан өлкәсе татарлары милли-мәдәнияте әгъзасы, шәхси эшмәкәр, иганәче Дамир Акмаев, Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Каргалык авыл советы башлыгы Наил Әбделгазизов, Киләче авыл советы башлыгы Люция Әхмәтова, Майлы Күл авыл советы башлыгы вазифаларын үтәүче Руслан Җумаев бүләкләнде.

Рәхмәт хаты шулай ук Әстерхан өлкәсе яшьләр инициативаларын үстерү үзәге баш белгече Люция Иванова һәм башкаларга да тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100