news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Арчада сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр тапшырды

Васил Шәйхразыев Арчада сугыш һәм тыл ветераннарына медальләр тапшырды
Фото: https://arskmedia.ru

Арча районында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, район башлыгы Илшат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногмановка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Ильяс Фәттахов хәбәр итә.

Шулай ук тыл ветераннары Дания Әсхәтдиновага, Маһиҗәләл Рәхмиевага, Рәисә Шиһабиевага, Миңнебикә Әхмәдуллинага, Сәрия Хәбибуллинага Арча районының Мактаулы гражданины таныклыгы бирделәр.

Фото: © https://arskmedia.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot