news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Әлмәттә хәләл продукция җитештерүчеләр белән очрашты

Васил Шәйхразыев Әлмәттә хәләл продукция җитештерүчеләр белән очрашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан районнарыннан «Хәләл» стандарты буенча эшләүче оешмалар һәм эшкуарлар белән эшлекле очрашу үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты тәҗрибәсе белән уртаклашу диалогның төп темасы булды. «Хәләл» комитеты вәкилләре эшмәкәрләргә сертификация процедуралары, җитештерүгә карата актуаль таләпләр һәм тармакка дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot