news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев «Әл-Фәхр»  ордены белән бүләкләнде
https://tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнде.

Кичә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин Васил Шәйхразыевны татар халкының рухи-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм милли яңарыш идеяләренә тугрылык өчен «Әл-Фәхр» Шәрәф ордены белән бүләкләде, дип конгресс хәбәр итте.

Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәүдә. Биредә ул XVIII Халыкара мөселман форумы кысаларында уздырыла торган чараларда катнаша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot