news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев актив милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырды

Васил Шәйхразыев актив милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырды
Фото: tatar-congress.org

XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев татар телен, мәдәниятен саклауга, милли гореф-гадәтләрне чагылдыруга һәм төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерүгә лаеклы өлеш керткән актив милләттәшләребезгә, иҗтимагый оешма вәкилләренә һәм эшмәкәрләргә Бөтендөнья татар конгрессының һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы нигезендә рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән бүләкләнделәр:

  • «Татарстан Республикасы вакыф фонды» генераль директоры Фирдүс Галиуллин;
  • «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

Намуслы хезмәте һәм рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга өлеш кертүе өчен Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасы карамагындагы «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификацияләү халыкара үзәге генераль директоры Айдар Газизовка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Ленинград өлкәсе Адвокатлар палатасы» Дәүләти һәм коммерцияле булмаган оешма адвокаты Дамир Нуретдиновка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр:

Журналист, галим, филология фәннәре докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин;

  • Кыргызстанның балык хуҗалыклары ассоциациясе президенты, Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы Сәнәгать һәм эшкуарлыкны үстерү комитеты әгъзасы Ренад Досаев;
  • Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марина Имашева;
  • Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы профессоры Айрат Йосыпов;
  • Казахстандагы «Альянс тур» туристлык агентлыгы ширкәте җитәкчесе, Көнбатыш Казахсстан өлкәсе «Җаек татарлары» этномәдәни берләшмәсе әгъзасы, эшмәкәр Лилия Кужаева;
  • «Үзенчәлекле балалар» («Особенные дети») хәйрия фонды директоры, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Фәйрүзә Латыйпова;
  • Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев;
  • Башкортстан Республикасы «Полиграфдизайн» компаниясе генераль директоры Рәшид Муллахмәтов;
  • Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының «Хәләл» стандарты буенча комитеты» продукциянең сыйфатын тикшереп тору буенча хосусый учреждение хезмәткәрләре

  • Зәмфира Гаджиева;
  • Рөстәм Абдуллин;
  • Илгиз Багаутдинов;

«Комплекслы ЭнергоҮсеш-Холдинг» Идарә компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Төркмәнстандагы филиалы җитәкчесе Вадим Аксенов;

  • *Сахалин өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы, иганәче, эшмәкәр Эльмир Вәлитов;
  • *Башкортстан Республикасында милли-мәдәни чаралар оештыруда матди ярдәм күрсәтүче, Уфа шәһәре 7нче Балалар стоматологиясе поликлиникасы Хокукый департамент башлыгы Рөстәм Ганиев;
  • *Башкортстан Республикасында «Тупаяк» татарча футбол турнирларын оештыруда матди ярдәм итүче, «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте белгече Венера Дәүләтова;
  • *Төркмәнстандагы «АСЫЛЛЫ» шәхси предприятиесе җитәкчесе Марат Меглибаев;
  • *Төркмәнстандагы «Арасса Aрагатнашык» шәхси предприятиесе директоры Ренат Тайматов;
  • *Төркмәнстандагы «Абрайлы Кувват» шәхси предприятиесе директоры Руслан Тимергалиев;

Мәдәният өлкәсенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

«Бөтендөнья татар конгрессы фонды» Республика иҗтимагый хәйрия фонды Милли мәгариф һәм мәдәният буенча баш референты Ләйсәнә Галимова;

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән

Көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы. БРИКС уеннарының 2024нче елда җиңүчесе, халыкара класслы Россия спорт мастеры (Ульяновск өлкәсе) Артур Хәкимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot