news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Абхазиядә Сабан туен уздыру урынын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазиядә. Биредә ул мәдәният министры Кове Даур белән берлектә Сабан туен уздыру урынын карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сабантуй» милли фестивале 2026 елда Абхазиядә узачак. Бу турыда элегрәк Сочидагы бәйрәм мәйданчыгында Республика мәдәният министры Даур Кове әйткән иде, диелә хәбәрдә.

Фото: © өтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot