news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасында Татар мәдәни үзәге төзелә торган урынны карады

Васил Шәйхразыев Абхазия Республикасында Татар мәдәни үзәге төзелә торган урынны карады
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Абхазия Республикасында. Биредә ул Татар мәдәни үзәге төзелә торган урынны карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гагра районында урнашкан Бзыбь авылы әлеге уникаль объект төзеләчәк урын итеп сайланган. Меценат Сания ханым үзәк төзү өчен җир биргән.

Бзыбь – табигый матурлыгы һәм тарихи традицияләре белән дан тоткан, Бзып елгасының уң ярында урнашкан матур авыл. Биредә Абхазиядә яшәүче татар җәмәгатьчелеген берләштерәчәк һәм мәдәни чаралар өчен үзәк булып хезмәт итәчәк пространство булдыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100