news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Абхазия президенты Бадра Гунба белән очрашты

Васил Шәйхразыев Абхазия президенты Бадра Гунба белән очрашты
Фото: tatar-congress.org

Абхазия Республикасы президенты Бадра Гунба Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Бу хакта АР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы кунакларны җылы сәламләде һәм Абхазия белән Татарстан арасындагы күптәнге дустанә элемтәләрне билгеләп үтте.

«Без сезне Абхазиядә күрүебезгә шатбыз. Безне дуслык һәм уртак тарих бәйли. Авыр вакытларда Татарстан һәрвакыт Абхазиягә ярдәм итте», – дип ассызыклады Бадра Гунба.

Васил Шәйхразиев Бадра Гунбаны президент вазыйфасына керешүе белән котлады һәм киләчәктә хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.

«Абхазия халкы дөрес сайлау ясады. Сез бердәмлекнең мөһимлеге турында сөйләдегез. Бу үсеш һәм инвестицияләр өчен нигез. Россия һәм Абхазия – тугандаш халыклар. Безнең мөнәсәбәтләр икътисадны, мәдәниятне һәм башка өлкәләрне колачлый», – дип билгеләде ул.

Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән якларның икътисадый, мәдәни һәм гуманитар проектлары турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100