Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: 2027 ел Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев елы булачак!
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында 2027 елны Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү тәкъдиме яңгырады. Бу башлангыч белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыкты. Тәкъдим бертавыштан хупланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 2027 елга эш планы тәкъдим ителде. Киләсе елда оешма тарафыннан Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә 600гә якын чара үткәрү планлаштырыла. Әлеге планга дөнья буйлап сибелгән татар җәмәгатьчелеген берләштерүгә, милли мәдәниятне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән чаралар тупланган.
Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, татар җәмәгатьчелеге белән округларда очрашулар киләсе елда да дәвам итәчәк. Рамазан аена әзерлек кысаларында очрашулар быел ук, 1 декабрьдә, Мурманск шәһәрендә башланып китәчәк. Аннары очрашулар Уфа һәм Чиләбе шәһәрләрендә узачак.
Бөтендөнья татар конгрессының төп проектлары да киләсе елда дәвам итәчәк. Алар арасында Татар эшмәкәрләре җыены, Татар дин әһелләре җыены, Федераль Сабантуй, Бөтенроссия авыл Сабан туе, татар ифтарлары һәм «Татар кызы» бәйгесе бар.
«Татарларга булган игътибарны тоябыз. Кайда гына барсак та, җитәкчеләргә ишекне киң ачып керә алабыз», – дип ассызыклады Милли Шура рәисе. Ул башкарылган эшләрнең күп булуын, шул ук вакытта алда яңа бурычлар һәм зур планнар торуын билгеләп үтте.
Васил Шәйхразыев татар эшмәкәрләренең милли хәрәкәтне үстерүдәге роленә аерым тукталды. «Татар эшмәкәрләре һәрвакыт, нинди генә чара булса да – төп терәк. Нәрсә генә эшләнсә дә, сездән башка булмый», – дип искәртте ул.
Шулай итеп, 2027 ел Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегендә Минтимер Шәймиев исемен һәм мирасын зурлау, татар халкының бердәмлеген ныгыту, милли проектларны дәвам итү һәм дөнья татарларын берләштерү юнәлешләренә багышланачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз