news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Юлламада конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык

Васил Шәйхразиев: Юлламада конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык
Салават Камалетдинов, архив

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2024 елга еллык юлламасында татар конгрессы эшчәнлегенә карата әйтелгән фикергә карашын белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга булган еллык юлламасында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә игътибар бирде һәм конгресска милләттәшләр белән тыгыз эшләргә кушты.

«Ватандашлар белән хезмәттәшлек республиканың тышкы элемтәләренең мөһим юнәлеше булып тора. Биредә төп эшне Бөтендөнья татар конгрессы башкара. Ул бөтен дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә, төрле төбәкләрдә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Конгресска милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһим», – диде Рәис.

Васил Шәйхразиев конгресс эшенә шундый зур бәя һәм бурыч куелуны горурлык, дип атады.

«Ел саен юлламада дөнья күләмендә сибелеп яшәгән татарларны берләштерү турында да үзебезгә бурычлар алабыз. Бүген дә ул әйтелде. Һәрбер татар кешесе, татар гаиләсе Татарстаныбызны, мәркәзебез Казанны туган җир итеп күрәләр. Без үткәргән чаралар, Сабантуйлар, фестиваль, бәйгеләр татар телендә Татарстаннан чыга һәм Татарстанга кире кайта. Минемчә, конгрессның эшенә, татар теленә шундый зур бәя һәм бурыч куелу – горурлык. Ныклап берләшеп эшләргә дигән уй белән бүгеннән аны тормышка ашыра башлыйбыз», – диде Милли Шура рәисе.

Фото: © Рамил Гали

Васил Шәйхразиев еллык юлламаны республика һәм ил күләмендә әһәмиятле чара булуын да билгеләп үтте.

«Ел саен җитәкчебезнең юлламасын гел көтеп торабыз. Бу республика, Россия, дөнья күләмендә бик әһәмиятле чара. Бүгенге юлламада махсус операциянең Россия өчен иң мөһим чараларның берсе булуы әйтелде. Безгә тизрәк җиңү, җиңү өчен бердәмлек кирәк. Шуңа күрә юлламаның яртысыннан артыгы бөек җиңү турында. Аңа барып җитүнең юллары бөтен яктан да әйтелде», – дип искә алды Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100