news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразиев яшьләргә: Татар кешесе белән гаилә корып, татар балалары үстерергә кирәк

Васил Шәйхразиев яшьләргә: Татар кешесе белән гаилә корып, татар балалары үстерергә кирәк
Фото: tatar-congress.org

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев яшьләр алдында тирән мәгънәле һәм стратегик мөһим чыгыш ясады. Аның сүзләре милли үзаңны саклау, тарихка хөрмәт һәм гаилә кыйммәтләренә багышланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов һәм Пермь краеның «Чәкчәк» татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Рената Һибәтуллина тәкъдим иткән «Татар эзе» проектын югары бәяләде. Тарихи зиратларны барлау һәм саклау, тарихыбызда эз калдырган күренекле кешеләрнең мирасын өйрәнү кирәклеген ассызыклады. Шулай ук Фәннәр академиясе экспедицияләренең мөһимлеген билгеләп, бу юнәлештә бергәләп эшләргә әзер булуын белдерде.

Милли Шура рәисе яшьләрне иртәне Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан башларга чакырды. «Иртән торгач, татар дөньясында нәрсә буласын конгресс сайтыннан укып белергә кирәк», – диде ул үз чыгышында.

Чыгышының иң дулкынландыргыч өлеше гаилә мәсьәләсенә багышланды. «Бу дөнья бик кыска: татар булып туасыз, укыйсыз, эшлисез, яшьлек бик тиз үтеп китә. Татар кешесе белән гаилә корып, татар балалары үстерергә кирәк», — диде Васил Габтелгаяз улы. Аның фикеренчә, татар булып яшәүнең иң югары нәтиҗәсе — милләтнең дәвамын тәэмин итүче ныклы татар гаиләсе.

Шулай ук Васил Габтелгаяз улы туган телне саклауның заманча ысулларын эзләү, милли проектларда ясалма фәһемне нәтиҗәле куллану мөһимлеген ассызыклады. Ул яшьләр тарафыннан тәкъдим ителгән яңа проектларга, инициативаларга үз бәясен бирде. Яшьләр проектларын тормышка ашыруда Конгресс ярдәме һәм алда торган мөһим бурычлар турында билгеләп үтте.

Шулай ук бу көнне Милли Шура рәисе түбәндәге активистларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды:

* Гөлүсә (Мәликә) Бәдретдинова (Чиләбе өлкәсе);

* Чулпан Шайбакова (Свердловск өлкәсе);

* Элизә Габдуева (Свердловск өлкәсе);

* Таһир Вәлиуллин (Санкт-Петербург);

* Шахидә Шәмсетдинова (Ниҗгар);

* Алисә Ширбанова (Пермь);

* Ләйсән Фәхриева (Татарстан);

* Булат Миндияров (Башкортстан).

Гомумән, Васил Шәйхразыев яшьләрнең заман белән бергә атлавын, шул ук вакытта милли тамырларга тугры калуларын алга таба да хуплаячагын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot