news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев: Үзебезнең бердәмлекне күрсәтик

«Казан татарларны берләштерә», - диде Милли Шура рәисе.

ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Уйнагыз, гармуннар» фестивале ачылышында татарларны бердәмлекне күрсәтергә чакырды.

«Башка өлкәләрдә, чит илләрдә төп җиребез Татарстанны, мәркәзебез Казанны башкала итеп саныйбыз. Дөньяның төрле почмакларыннан бүген котлау хатлары алабыз. Казан, Татарстан татар милләтен өлкәләр, илләр дип түгел, ә без – татарлар дип берләштерә ала икән, ул зур эш һәм зур бәхет. Бүген Казандагы төрле чаралар, уеннар аша үзебезнең бердәмлекне күрсәтик! Милләтебезгә рәхмәтебезне җиткерик», – диде Милли Шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100