news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә 30 өлкәдән 700 милләттәшебез катнаша

Васил Шәйхразыев: «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә 30 өлкәдән 700 милләттәшебез катнаша
Фото: Абдул Фархан

Бүген Камал театры каршында узган «Уйнагыз, гармуннар!» XXXVIII Республика халык иҗаты фестивальлендә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бәйрәмгә 30 өлкәдән 700 кеше килүен хәбәр итте.

«Без татар халкының көтеп алган, иң күркәм бәйрәме – Сабан туен бөтен өлкәләрдә, районнарда, авылларда гөрләтеп үткәрдек. Хәзер уңышларны да җыеп бетерәбез. Без һәрвакытта да үзебезгә ризык, йортлар әзерли, җыелышып бер-беребезгә рәхмәт әйтә белдек. Республика, Казан шәһәре көнендә елдагыча төрле өлкәләрдән оешмаларны җыеп, зур фестиваль оештырабыз. Бүгенге фестивальдә дә 30 өлкәдән 700 милләттәшебез катнаша. Сезгә татар җанлы булып, мәркәзебез Казанны, Татарстаныбызны туган җир итеп күргән өчен, безнең бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм», – диде Васил Шәйхразыев.

«Татар халкы һәрвакытта да җырлы-моңлы булды: Илһамнарыбыз, Әлфияләребез, яшьләребез үзебезчә, милләтчә җырлый беләләр, авыр вакытта кәефне күтәрәләр. Шундый бәхетле, бердәм халык булып калыйк. Татарстаныбыз һәрвакыт, колачларын җәеп, каршы алсын, кайтып киткәндә дә, «Кайчан кире кайтасыз?» дип, үтенеп сорап калсын. Һәрберебезгә дә сәламәтлек, бәхет телим! Бәйрәм белән сезне!» – дип, өстәде ул.

Фото: © Абдул Фархан

Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге астында эшчәнлек алып баручы иҗат коллективларына тальян гармуннар тапшырды. Алар – Башкортстан Республикасы Дүртөйле районыннан «Хәзинә» халык тальянчылар ансамбле, Балтач районы «Гармоника» гармунчылар ансамбле, Чүпрәле районы «Чүпрәле егетләре» гармунчылар ансамбле, Ростов-Дондагы «Татар-башкортлар мәдәни үзәге», Кукмара районы «Баламишкин» гармунчылар ансамбле, Балык бистәсе районы «Чулман моңнары» гармунчылар ансамбле, «Әмир тальянчылары» ансамбле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100