news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Туймазы шәһәрендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразиев Туймазы шәһәрендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: https://tatar-congress.org

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бюст Туймазы шәһәренең Куйбышев урамындагы Төмәнәк Татар тарихи-мәдәни иҗтимагый үзәге территориясендә урнаштырылган. Чәчәк салганнан соң Милли Шура рәисе Татар үзәгендә булды.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов матди ярдәме белән төзелгән ике катлы бинада Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге урнашкан. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше булып Туймазы татарларын мәдәни яктан агарту, милли традицияләрне саклау һәм үстерү тора.

Мәдәни үзәктә очрашулар үткәрү, ял чаралары оештыру өчен шартлар тудырылган. Балаларны туган телгә өйрәтү өчен махсус класс ачылган. Якын арада татар хореографиясе һәм вокал, кул эшләре түгәрәкләре эшли башлаячак. Балаларны борынгы йолалар һәм халык уеннары белән таныштырачаклар.

Үзәктә шулай ук радиостудия бар, ул татар телендә музыкаль клиплар һәм тематик тапшырулар трансляцияли, дип хәбәр итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100